Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Чынлап та, балаларның талантын ачу, сәләтен үстерү, алар өчен төрле конкурслар оештыру бигрәк тә эре шәһәрләрдә үзе бер акча эшләү индустриясенә әйләнеп бара. // Источник: http://kiziltan.ru/
  2. Хәзерге вакытта чит илдәге “шоу” ларга ияреп, бездә дә олылар белән беррәттән балалар өчен матурлык конкурслары уздырыла башлады. // Источник: http://kiziltan.ru/
  3. Тик нәниләр өчен тәгаенләнгәне “Матурлык һәм талант бәйгеләре” дип аталуы белән генә аерыла шикелле. // Источник: http://kiziltan.ru/
  4. Талант дигәннән, журналист булып эшли башлаган гына чагымда, 90 нчы еллар башында бик популяр бер төркемгә кушылып әырлап йөрүче биш яшьлек кызчык белән танышырга туры килгән иде. // Источник: http://kiziltan.ru/
  5. Чынлап та, үз яшенә караганда бик үткер, көчле тавышлы, чатнап торган бала иде ул. // Источник: http://kiziltan.ru/
  6. Танылган әырчылар белән беррәттән сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында чыгыш ясарга сабыйга нинди талант, күпме ихтыяр көче, сәламәтлек кирәклеген күз алдына китерүе кыен түгел. // Источник: http://kiziltan.ru/
  7. Кызын шулай концертларда катнаштырып йөртү өчен бар көчен салган әнисе дә моны яхшы аңлагандыр, мөгаен. // Источник: http://kiziltan.ru/
  8. Тик шулай да сәхнә уртасына чыккан нәни кызчыкның битендәге макияжны күрүгә күпләр “аһ” иткәндер. // Источник: http://kiziltan.ru/
  9. Ясалма озын керфекләр, каләм сызылган һәм тышкы почмакларына кадәр уклар ясалган зур күзләр, күз кабагында ялтыравык күләгә, куе кызыл иреннәр — бала битен алыштырып куйганнармыни, сабыйларга хас самимилек, беркатлылык бөтенләй юкка чыккан. // Источник: http://kiziltan.ru/
  10. Бәләкәй генә башына кирәгеннән артык кабартылып ясалган прическасы да нәни кызчыкны көлке хәленә калдыра иде. // Источник: http://kiziltan.ru/